«Гадәти нәрсәләр гадәти булмаганча» күргәзмәсе ачылачак. Анонс! (0+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында 20 ноябрь көнне 15 сәгатьтә  ТР рәссамнар берлегенең яшь рәссамнар иҗади берлеге әгъзасы Люция Амосова һәм аның кызы Агатаның рәсем күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 

Люция Камил кызы профессиональ рәссам, укытучы,  рәсем студиясе бар.

Халыкара, Россия, төбәк, шәһәр бәйгеләре, проектлары һәм күргәзмәләрендә актив катнаша. 

Ул төсләрне, контраст, формаларның төгәллеген, натурадан карап ясарга ярата. Ул һәрвакыт эзләнүдә, төрле материалларны – май, пастель, акрил кулланып карый, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать белән дә шөгыльләнә. Рәссамның картиналары тукталып, игътибар белән карап, андагы матурлыкны күрергә һәм сокланырга мәҗбүр итә, аларда тормыш һәм матур төсләр. Бу пейзажлар да, тормыш-көнкүреш мизгелләре дә, шәһәр күренешләре дә, портретлар да… Һәрберсенә мәхәббәт һәм күңел хисләре салынган. 

Агата – яшь рәссам, 13 нче балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. 

Күргәзмәдә төрле жанр һәм стильдә 30 дан артык эш тәкъдим ителәчәк. Вернисажны ачу тантанасына рәхим итегез! керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

«Гадәти нәрсәләр гадәти булмаганча» күргәзмәсе (0+)

Поделиться: