«Берләшү» күргәзмәсен ачу (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында ике талантлы укытучы-рәссам Ләйлә Никитина һәм Анна Куликованың сәнгать күргәзмәсе ачылды. Алар икесе дә Халыкара укытучы-рәсскамнар берлеге әгъзалары, ә иҗади юллары укытучылык эше һәм үсеп килүче буынга сәнгатькә мәхәббәтне тапшыру белән аерылгысыз бәйләнгән. Ләйлә Равил кызы «Без рәсем ясарга яратабыз» сәнгать студиясендә укыта, анда балаларга һәм өлкәннәргә үз иҗади потенциалын ачарга ярдәм итә. Анна Владимировна 2 нче Балалар сәнгать мәктәбендә эшли, булачак пумала осталары тәрбияли. 
Аларның һөнәри тәҗрибәсе һәм сәнгатькә тирән тугрылыгы тәкъдим ителгән эшләрендә чагылыш таба. Экспозициядә тамашачылар төрле жанрларда һәм стильләрдә башкарылган 40 тан артык әсәрне күрә алачак. Анда матур пейзажлар да, нечкә портретлар да, яктылык һәм кәеф белән тулы натюрмортлар да булачак. Һәр эш – авторның төсләрдә һәм композицияләрдә яктыртылган дөньяга карашы. 
Рәссамнар белән иҗади очрашу 27 августта 16:00 сәгатьтә узачак. Бу авторлар белән аралашу, картиналарның туу тарихын ишетү, сораулар бирү һәм аларның илһам дөньясына кереп чуму өчен уникаль мөмкинлек.                                                              Барлык теләге булганнарны вернисажга чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: