«Дөнья матур, дөнья киң. Жизнь прекрасна» күргәзмәсе ачылу (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 28 гыйнварда 16 сәгатьтә Зөләйха Минһаҗева һәм Фәридә Сәхабиеваларның сәнгать күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак.
Зөләйха Минһаҗева – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, 10 нан артык китап авторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Русиянең алтын каләме» В.Шекспир әдәби премиясе лауреаты.
Фәридә Сәхабиева – композитор, автор–башкаручы, «Ләйсән» шәһәр әдәби берләшмәсе әгъзасы, ике әдәби җыентык авторы.
Туган яктан илһам алып, алар үз хисләрен һәм кичерешләрен рәсемнәрдә чагылдыра. Вернисаж барышында Фәридә Харис кызы башкаруында автор җырлары яңгыраячак.
Рәхим итегез!

Поделиться: