Үзәк китапханәнең Сәнгать бүлеге «КАМАЗга – 50!» исемле һәвәскәрләр өчен видеоязмалар бәйгесендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге әзерләгән «Я город сердцем рисовал…» видеоязмасы «КАМАЗга – 50!» һәвәскәрләр өчен видеоязмалар бәйгесендә абсолют җиңүче булды.
«КАМАЗ»да Кама автозаводы төзелеше башланганга 50 ел булуга багышланган бәйге узды. Бәйге компаниянең юбилеен һәм аның тарихын Интернет челтәрендә популярлаштыру максатларында оештырылды. Анда предприятиенең тарихы, җитештерү эшчәнлеге, чыгарган продукциясе һәм хезмәткәрләре белән бәйле эшләр каралды. Бәйгедә катнашу өчен, теләсә кайсы заманча форматта төшерелгән һәм эшкәртелгән видеоязмалар кабул ителде. Өч номинация игълан ителде: Instagram – 1 минутка хәтле озынлыктагы видеороликлар катнаша; «#знаюКАМАЗ» – 5 минутка кадәр озынлыкта видеороликлар; «Мини-фильм» – 5 минуттан артык дәвам итүче видеолар. Комиссия әгъзалары алдан сайлап алган 15 видеоролик тәкъдим ителде, алар өч критерий – әзерләү сыйфаты, сюжет һәм креативлык буенча бәяләнде. Нәтиҗәдә 11 җиңүче билгеләнде, алар арасында – максималь күләмдә баллар җыйган (мөмкин булган тугыздан тугыз балл) ике абсолют лидер. «Мини-фильм» номинациясендә шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге «Я город сердцем рисовал – художники-оформители КАМАЗа»! дип аталган эше белән беренче урынны яулады! Бүлек бәйге җиңүчесе дипломы һәм экшн-видеокамера белән бүләкләнде. Хезмәттәшләребезне тәбрик итәбез! Иҗади уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!
Подробнее https://kamaz.ru/press/releases/podvedeny_itogi_videokonkursa_kamazu_50_/?sphrase_id=5423569
|