«Яшь булып калыгыз, дуслар» Ял кичәсе (18+)
Һәр елдагыча 1 октябрь көнне өлкән буын кешеләре «Яшь булып калыгыз, дуслар» дип исемләнгән ял кичәсенә чакырылды. Чара башында кунаклар каршында язучы Әлфия Ситдыйкова чыгыш ясады, үзенең шигырьләрен укыды, килүчеләргә яңа повестен тәкъдим итте. Бәйрәм өстәле артында кичә кунаклары бер-берсенә тәбрикләү сүзләре, изге теләкләрен белдерде, җырлар җырлады һәм, үткәннәренә кире әйләнеп кайтып, хатирәләре белән уртаклашты. Җыелучылар төрле викториналарда һәм җырны иң яхшы башкару бәйгесендә бик актив катнашты. Табышмаклар чишеп, дөрес җавап биргән өчен тамашачыларга номер язылган көзге яфраклар тапшырылды һәм соңыннан алар оттырышсыз лотерея булып чыкты. Уй-фикерләрне укый алучы әкияти эшләпә исә катнашучыларның барысын да сөендерде. Шулай ук «Аш-су серләре» һәм «Пенсионерларның мавыгулары» күргәзмәләрендә катнашу мөмкинлеге булды. Кичә дәвамында кунаклар үз адресларына сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер кебек чын күңелдән әйтелгән теләкләрне күп ишетте бу көнне. |