«Н.В.Гоголь иҗатында төрле ышанулар» Фикер алышу (18+)

Николай Васильевич Гоголь үз повестьлары өчен сюжет һәм мотивларны украин халык риваять һәм хикәятләреннән алган. Украин фольклоры персонажларының чалымнары язучы иҗат иткән халык образларында чагылыш таба. Иван Купалага каршы төндә генә чәчәк атучы абага, тылсымлы хәзинәләр, күңелен җенгә сатучылар, убырлыларның очып йөрүе һәм төрле әверелешләре тарихлары – миллионлаган укучылар боларның барысы турында да «Вечера на хуторе близ Диканьки» повестьлар циклында бик теләп һәм зур кызыксыну белән укый.

P_20191208_133856
P_20191208_141516
P_20191208_152402
P_20191208_141631
P_20191208_141539
P_20191208_152625

«Прометей» клубы әгъзалары да чираттагы утырышта кайчандыр укыганнарын искә төшерде. Һәр повестьны аерым алып, аның буенча фикер алыштылар. Сөйләшү бик кызыклы һәм нәтиҗәле килеп чыкты. Авторның әсәрләре турында да, төрле хорафатларга ышану, шул чорлар һәм хәзерге заман кешеләренә аларның йогынтысы турында сөйләштеләр. Җыелучылар арасында күпләр бу көнне бөек язучыны үзе өчен бөтенләй яңа яктан ачты. Китапханәчеләр Н.В. Гоголь китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: