Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» повесте буенча фикер алышу (12+)

18 апрельдә 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» повесте буенча фикер алышу уздырды.

Мәдинә Маликова – хәзерге көннәрдә илһамланып иҗат итүче татар язучыларының берсе. Ул – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге республика бүләге лауреаты, хикәяче, романчы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Фикер алышу барышында укучылар «Чәчкә балы» повестенда күтәрелгән наркомания, эчкечелек проблемаларын ачыклады, китапханәче биргән «Кем ул Гамил? Нинди язмышлы ир?», «Җәмилнең авыру бала булып тууының сәбәбе нидән дип уйлыйсыз?», «Макарны җинаять юлына этәрүче сәбәпләр?» кебек сорауларга җавап бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нургатина әсәрдәге актуаль проблемаларның берсе  – гаиләдә ата–ана тәрбиясе турында чыгыш ясады. Укучылар бу кичәдә, тормыш никадәр генә авыр булса да, кыенлыклар күпме генә очраса да, түбәнлеккә тәгәрәмәскә, кеше булып калырга кирәклегенә инанды. Кичә  Фәнис Яруллинның «Кешегә карап кеше була бел – Олы җанлының ише була бел!» дигән шигъри юллары белән тәмамланды.

Поделиться: