«Барсына да китап бүләк ит» Гомумроссия акциясе (0+)

14 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көне кысаларында «Китапны яратып бүләк ит» гомумроссия акциясенә кушылды.

цдб день дарения (4)
цдб день дарения
цдб день дарения (3)
цдб день дарения (2)

Балалар әлеге яшь бәйрәмнең 2012 елда гына барлыкка килүе һәм дөньяның 30дан артык илендә билгеләп үтелүе турында белде. Китапханәче белән берлектә, «Без әкияттән» презентациясе ярдәмендә, балалар әкият китаплары геройларын искә төшерде, «Тылсымлы сандык»та яшеренгән китап турындагы табышмакларны чиште һәм Виталий Бианкиның «Ябалак» китабын укыганнан соң залда пәйда булган Зирәк Ябалак белән бергә әдәби уеннарда катнашты. Бу чарага килгән укучылар, гомумроссия акциясенә кушылып, Үзәк балалар китапханәсенә өйләреннән алып килгән берсеннән-берсе кызыклы 45 тән артык китап бүләк итте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: