«Яңа ел могҗизасы»: Яңа ел бал-маскарады (6+)

18 декабрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә узган «Яңа ел могҗизасы» исемле Яңа ел бал-маскарадына 77 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.

Веселый маскарад
Интересный вопрос
Новогодняя дискотека
Это я Хлопушка веселая игрушка

Карнавал битлеге кию балга керүнең үзенчәлекле бер шарты булды. Кунакларны Клоун Шапылдавык  каршы алды, аларны «Битлек, мин сине таныйм» бәйгесендә тәкъдим итте.

Яңа ел – ул һәрчак уен-көлке, шатлык хисләре, тылсым һәм әкият. Күңелле Яңа ел бәйгеләре, җырлары, шигырьләре һәм иң матур маскарад киемнәреннән торган күңел ачу программасы барлык катнашучыларга да яхшы кәеф бүләк итте, бәйрәм рухы тудырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: