Тарихыбызның яңа бүлеге: 14 нче санлы китапханәнең җәлеп иткеч үзәккә әверелүе (6+)

Чаллы шәһәренең 14 нче санлы китапханәсендә яңарту эшләре тәмамланып килә.  
Бик тиздән китапханә укучылар өчен яңа, заманча форматта – заманча җиһазлар, балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы үзгә бер атмосфера белән янәдән үз ишекләрен ачачак. Бина үзгәрә, уку, иҗат һәм очрашулар өчен яңа киңлекләр барлыкка килә, җиһазларны һәм китапларны урнаштыру тәмамланып килә. 

сайт1
сайт2
сайт3
сайт4

Зур реконструкция «Гаилә» милли проектының 2026 елда «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында китапханәләр арасында иң яхшы эш тәҗрибәләрен ачыклау буенча  Бөтенроссия бәйгесендә җиңү аркасында мөмкин булды. Из 470 заявок 80 регионов Россиянең 80 төбәгеннән 470 гариза арасыннан жюри 100 учреждениене генә сайлап алды — һәм 14 нче санлы китапханә шулар исәбендә! Бу безнең мөһим миссиябез һәм зур киләчәгебез бар дигән сүз. 

Барлык укучыларыбызны һәм шәһәребез кунакларын әлеге үзгәрешләрне беренчеләрдән булып күрергә чакырабыз.
Анонсларны күзәтеп барыгыз — ачу тантанасының төгәл көне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының рәсми чыганакларында игълан ителәчәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: