Бергәләп «Китапханә диктанты – 2026» языйк! (12+)

27 майдан 30 майга кадәр Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе узачак. Вакыйганың оештыручысы – Новосибирск өлкәсе яшьләр китапханәсе.
Акция онлайн режимда узачак. Тестны 27 май 06:00 сәгатьтән башлап 30 майның 06:00 сәгатькә кадәр үтәргә була.
Онлайн-тест сезгә китап культурасы өлкәсендә белемнәрегезне тикшереп карарга мөмкинлек тудырачак. Диктант сораулары:

  • Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр китапханәләр үсеше тарихын;
  • Профессиональ терминология һәм китапханә төшенчәләрен;
  • Китапханәче һөнәре серләрен;
  • Китапханә эшенең хәзерге замандагы хәле темаларын колачлый.

Ничек катнашырга?
1)  Китапханә диктанты сайтына үз җайланмагыздан яки китапханә мәйданчыгында интернет булган урыннан керергә. 
2)  Теркәлү формасын тутырып, катнашучы сыйфатында теркәлергә. Сез күрсәткән исем һәм фамилия акциядә катнашучы сертификатында автомат рәвештә куелачак. 
3)  Тест үтәргә.
4)  Нәтиҗәне белергә. Һәр дөрес җавап = 1 балл.
5)  Тестны үткәннән соң, акциядә катнашучы сертификатын йөкләргә яки теркәлү вакытында күрсәткән электрон почтага үзегезгә җибәрергә. 
6)  Тест нәтиҗәләренә апелляция каралмаган.

ВКонтакте социаль челтәрендә Китапханә диктанты-2026 төркемендәге басмалар тест сорауларына дөрес җавап бирергә ярдәм итәчәк.
Катнашу өчен күрсәтелгән вакытта акциянең рәсми сайтына керергә һәм тест сорауларына җавап бирергә кирәк: http://infomania.ru/dictant/

#Библиотечныйдиктант
#пишубиблиотечныйдиктантНОМБ

Поделиться: