«Еллар безгә киртә түгел!» Өлкәннәр ункөнлеге (18+)

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 1 нче санлы китапханә төрле чаралар уздырды.

604
603
602
601
600

1 октябрьдә китапханә хезмәткәрләре «Китап – иң яхшы бүләк!» акциясе үткәрде. Алар өлкәннәрнең өйләренә барып, кечкенә генә продукт җыелмалары, китаплар, газета һәм журналлар бүләк итте.

10 октябрь көнне «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Дуслар арасында» исемле әдәби-музыкаль калейдоскоп үтте. Чара барышында мәхәббәт һәм яхшылык турында үзәк өзгеч матур җырлар һәм шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. Җыелган кунаклар «Елмаю», «Сәлам бирешик», «Тылсымлы шар» кебек уеннарда бик теләп катнашты.

11 октябрьдә «Илһам» клубы әгъзалары өчен «Җыр – гомерлек юлдашың» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Ул җылы һәм дустанә рухта узды, кунаклар адресына рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләре яңгырады. С.Н.Жарова җитәкчелегендә 8 нче гомумбелем бирү урта мәктәбенең «Бал кортлары» тимурчылар отряды ндагы балалар шигырьләр укыды һәм ветераннарга үз куллары белән ясаган открыткаларны тапшырды. Кичә Р.Б.Грига җитәкчелегендәге «Наз» («Нежность») сукырлар җәмгыяте ансамбленең концерт программасы белән дәвам итте. Алар башкаруында А.Пахмутованың барысы да яраткан «Птица счастья», «Старый клен», «Главное, ребята, сердцем не стареть» һ.б. җырлары яңгырады. Кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәннәре өчен, клуб әгъзалары кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм аларны җылы алкышларга күмде. Әлеге чара өлкән буын укучыларыбызга бик күп уңай тәэсирләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: