«Чәй табыны артында күңелле очрашу» Ял кичәсе (18+)

3 октябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә Өлкәннәр көне уңаеннан «Чәй табыны артында күңелле очрашу» исемле ял кичәсе узды.

Кичә кунаклары адресына бик күп җылы тәбрикләү сүзләре, матур теләкләр яуды. Өлкәннәр үзара аралаша, яшьлекләрен искә төшерә алды, яраткан китаплары һәм иҗади мавыгулары турында сөйләде. Алар төрле бәйгеләрдә, уен һәм викториналарда актив катнашты, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, бик теләп җырлар җырлады.

Кунаклар чәйнең тарихы белән танышты, борынгы Рус илендә чәй эчүләр ничек узуы, чәйнең файдалы үзлекләре, дөрес итеп чәй кайнату һәм әлеге эчемлекне әзерләү өчен нинди үләннәр кулланырга яравы турында белде. Танып белү презентациясе ярдәмендә катнашучылар самовар тарихы һәм аның төрләре турында күп кенә кызыклы мәгълүматларны белде. Төрле илләрдәге чәй традицияләре турында видео һәм рус халкының «Иван чәе» турындагы фильмны зур кызыксыну белән карадылар. Бүгенге бәйрәм программасы хөрмәтле кунакларыбызга яхшы кәеф һәм куаныч хисләре бүләк иткәндер дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: