«Муса Җәлил – балаларның якын дусты» әдәби сәгате (0+)

16 нчы февраль көнне 12 нче санлы  татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе «Зиннәт» гаилә үзәге белән берлектә мәктәпкәчә балалар өчен «Муса Җәлил – балаларның якын дусты» дигән әдәби сәгать үткәрде. Биредә Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре укылды, шагыйрь тормышына багышланган презентация күрсәтелде. Тәрбиячеләре Фатыхова Ландыш балаларның ятлаган шигырьләрен сөйләтте, җырларын җырлатты. «Зиннәт» гаилә үзәге балаларны татар традицияләрендә тәрбияләү максатында  озак еллардан бирле  китапханә белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.

Поделиться: