«Битлек, мин сине таныйм!» Мастер-класс (6+)

26 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә «Театр һәм балалар» Бөтенроссия атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен «Битлек, мин сине таныйм!» исемле мастер-класс үткәрелде.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
23ф. Мастер-класс Маска, я тебя знаю…………

Балалар театр сәнгатенең барлыкка килүе, беренче театрлар нинди булган, театрда үз-үзеңне ничек тотарга, театр өчен битлекләрне нәрсәдән эшлиләр, битлек ясауда рәссамның роле һәм, гомумән, театр турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

Шуннан соң укучылар битлек ясау буенча мастер-классларда катнашты.

Битлек ясау өчен фетрдан эшләнмәләр алдан ук әзерләп куелды. Балалар үз битлекләрен аппликация белән тулыландыра яисә кирәкле элементларын ясап бетерә алды. Моның өчен алар ялтыравык ташлар, каурыйлар, төсле кәгазьләр кулланды. Балалар иҗат атмосферасына кереп чумды һәм үз эшләре белән канәгать калды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: