«Ветеран» клубында Май чабу (18+)

21 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең «Ветеран» клубында Май чабуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Бәйрәм кунакларын дәртле көйләр һәм күңелле атмосфера каршы алды. Кичәдә «Чишмәкәй» вокал ансамбле солисты Амелия Павлова башкаруында күңелле җырлар, Лидия Филипских уйнавында искиткеч домра авазлары, Алия Габдуллина тарафыннан моңлы татар җырлары яңгырады.

Чара барышында оештыручылар әлеге бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм символлары турында сөйләде. Катнашучылар Май чабу турында риваятьне тыңлады, бәйрәм коймагының табын сые гына түгел, ә кышкы йокыдан соң уянган алтын кояш символы да булуы турында белде.

Бәйрәм кунаклары күтәренке рух белән борынгы рус уеннарын уйнады, җырлады, биеде һәм күңел ачты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: