Антон Павлович Чехов иҗатына багышланган әдәби кичә (18+)

30 гыйнвар көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан, «Картлар һәм инвалидлар йорты» пенсионерлары өчен, бөек рус язучысы һәм күренекле драматург Антон Павлович Чеховның 160 еллыгына багышланган «Пенсне кигән язучының нечкә ирониясе» дип аталган әдәби кичә уздырылды.

 

Чара барышында катнашучылар кыска хикәя остасының якты, мәрхәмәтле һәм ихлас дөньясына кереп чумды. Язучының тормыш юлы, аның табиблык һәм хәйриячелек эшчәнлеге турындагы кызыклы фактларны ишеттеләр. А.П.Чехов турында алар матур, истә калырлык образлар тудыручы, үз иҗатында юмор һәм лиризмны берләштерә алучы нечкә психолог буларак белде. Аның ХХ гасыр рус әдәбияты һәм театр сәнгате үсешенә зур йогынты ясаган чәчмә һәм драма әсәрләрен искә төшерделәр. Чарага килүчеләр игътибарына тамашачыларда уңыш казанган «Чайка» спектакле, «Хамелеон» һәм «Размазня» фильмнарыннан өзекләр тәкъдим ителде. 

Шәһәребезнең «Мастеровые» рус драма театры артисты Кочурова Марина Владимировнаның чыгышы катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Марина Владимировна шәһәр һәм Россия театрларының драматургның пьесаларын бик теләп куюы турында сөйләде… Аның тарафыннан оста итеп укылган «В рождественскую ночь» хикәясе Чехов геройларының эчке кичерешләрен тоярга мөмкинлек бирде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: