«Мин бит татар егете…» Әдәби кичә (6+)

1 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә  «Мин бит татар егете…» дип аталган әдәби кичә узды.

IMG_5415
IMG_5419
IMG_5391
IMG_5399
IMG_5433
IMG_5430

Бу көнне Рәшит Бәшәр үзенең иң тугры тамашачысы – 10 нчы һәм 20 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты.

Балалар яраткан язучы абыйларына бүләк әзерләп килгән. Сәхнә түрендә укучылар башкаруында Рәшит Бәшәрнең «Кояшлы көн», «Әйлән-бәйлән», «Бәхет», «Таган», «Кызык булыр иде», «Джунглида», «Мин бит татар егете» кебек әсәрләре яңгырады.

Кичә дәвамында укытучылар һәм укучылар шагыйрьгә аның иҗатына кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды. Балалар өчен язучының тормыш һәм иҗат юлы турында файдалы мәгълүматларга бай булган презентация күрсәтелде. Шулай ук кунаклар Рәшит Бәшәр әсәрләрен аудиоформатта да тыңлый алды. Кичә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Рәшит Бәшәр – балалар язучысы, шагыйрь, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы. Аның иҗаты белән балалар да, өлкәннәр дә яхшы таныш.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: