«Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз» Әдәби-спорт калейдоскобы (12+)

cof
cof

11 октябрь көнне, сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру максатында, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз» исемле әдәби-спорт калейдоскобы уздырды.

Укучылар сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча тренингларда актив катнашты, зарарлы гадәтләрдән баш тарту ысуллары турында фикер алышты, сәламәтлек һәм спорт темасы буенча мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Чара барышында балалар үзләре шөгыльләнә торган спорт төрләре, иртән зарядка ясаулары турында уртаклашты. Китапханәче яшь китап сөючеләрне Олимпия уеннары тарихы белән таныштырды, олимпия кагыйдәләре, традицияләре, ярышлар узган илләр һәм шәһәрләр турында сөйләде.

Үз сәламәтлегеңне кайгыртырга өйрәтүче китапларга күзәтүне дә зур кызыксыну белән тыңлады балалар. Чара азагында спорт эстафетасы үткәрелде. Анда укучылар күзләр өчен файдалы күнегүләр комплексын өйрәнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: