«Тормышның алтын көзе» Әдәби-музыкаль кичә (18+)

1 октябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан «Тормышның алтын көзе» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмгә кунак буларак «Ут ялкыны» клубына йөрүче өлкәннәр  чакырылды. Аларны җылы тәбрикләү сүзләре һәм изге теләкләр белән ЗЯБ бистәсенең 15 нче мәхәлләсе ветераннар советы рәисе А.Х.Латыпова сәламләде.

DSC01639
DSC01660
DSC01646

Китапханәче чарага килүчеләрне «Яшь белән гармониядә» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Анда матур һәм яшь булып калу, сәламәт һәм озын гомерле булу серләре турындагы әдәбият тәкъдим ителде. Китапханә хезмәткәрләре һәм өлкәннәр көче белән оештырылган музыкаль программа кызыклы һәм чыгышларга бай булды. Пенсионерлар бик теләп яраткан җырларын башкарды, биеде һәм моңлы көй астында шигырьләр сөйләде.

Кичә дәвамында өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, чын күңелдән ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләделәр. Кунаклар үткән тормышларын искә төшерде, тормыш-көнкүреш тәҗрибәләре белән уртаклашты, киңәшләрен бирде. Чарага килүчеләр төрле викторина һәм бәйгеләрдә катнашты, хикмәтле сорауларга җавап бирде, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте.

Өлкән буын кешеләре китапханәдә һәрвакыт көтеп алынган кунаклар һәм күп кенә чараларда алыштыргысыз катнашучылар да, чөнки гомернең «алтын көз чоры» – кызыксынган эшең белән шөгыльләнү һәм, гомумән, үзең өчен яшәү вакыты бит ул.

Әлеге кичәдә өлкән яшьтәге кунакларыбызга тагын да күбрәк яшәү дәрте өстәлде, алар уңай тәэсирләр алды. Бәйрәмдә кешеләргә шатлык-куаныч һәм яхшы кәеф бүләк итү максатына ирешелде дип ышанып калабыз.

Чара азагында барысы бергә истәлек өчен фотога төште.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: