«Муса Җәлил – халкым улы»: әдәби-музыкаль кичә (6+)
15 февраль көнне 13 нче санлы китапханәдә татар каһарман шагыйре Муса Җәлил иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә узды.
Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, поэмалардан өзекләрне, шулай ук шагыйрь истәлегенә багышлап язылган шигырьләрне укыды, Муса Җәлил исеме белән бәйле истәлекле урыннар белән танышты. Алып баручы каһарман шагыйрьнең туган көнендә Татарстанның Милли музеенда елына бер тапкыр шагыйрьнең махсус сакланып торучы шигырьләре язылган дәфтәрләрен чыгарулары турында сөйләде. Чарага килүчеләр Муса Җәлилгә аның кыюлыгы һәм җиңелмәс рухына ихтирам йөзеннән күп шәһәрләрдә һәйкәлләр урнаштырылуы турында белде.
|