«Сандыгы тирән – хәзинәсе бай» Әдәби-музыкаль кичә (6+)

18 декабрь көнне 22 нче санлы китапханәдә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, татар халкының тел һәм әдәбият хәзинәсе үсешенә, нәшриятына үзеннән зур өлеш керткән бөек татар язучысы, галим, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел булуга багышланган «Сандыгы тирән – хәзинәсе бай» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

IMG_20191220_110321
IMG_20191220_111816_BURST001_COVER
IMG_20191220_110848_BURST001_COVER
IMG_20191220_112619
IMG_20191220_111144

Кичә үткән гасыр башында татар халкының тормыш-көнкүреше турында сөйләүдән башланды. Шуннан соң, язучы яшәгән заман һәм аның шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, тел белгече, фольклорчы булуы турында искә төшерүче әйберләр тутырылган «Серле сандык» ярдәмендә, балалар Н.Исәнбәтнең тормышын һәм күпкырлы иҗатын танып белде. Шулай ук аның дәреслекләр авторы булуы һәм «Татар халык мәкальләре», «Татар халык табышмаклары», «Балалар фольклоры» өч томлы җыентыкларын бастырып чыгаруы турында белде. «Татар халык мәкальләре» китабы буенча үткәрелгән «Төенчек» уенында укучылар зур мавыгу белән катнашты. «Балалар фольклоры» китабы ярдәмендә бармак һәм халык уеннарын уйнадылар, бишек җырлары җырладылар, такмак әйттеләр, шаян әкиятләр, мәкальләр сөйләделәр һәм тыңладылар. Чара дәвамында катнашучылар Н.Исәнбәт шигырьләрен укыды, «Өч сүз» шигыре буенча видеоролик карады, Илһам Шакиров башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган «Син сазыңны уйнадың» һәм Фәридә Кудашева башкаруында шулай ук аның сүзләренә иҗат ителгән «Уракчы кыз» җырларын тыңлады. Әлеге файдалы мәгълүматка бай әдәби чара укучылар өчен өстәмә белем алу чыганагы булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: