«Яңа ел Китап шәһәрчеге» Әдәби чыршы бәйрәме (6+)
Күптән көтеп алынган тылсымлы Яңа ел бәйрәме якынлашканда, 17 һәм 18 декабрь көннәрендә, 8 нче санлы китапханәдә, «Алдынгы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, балалар өчен «Яңа ел Китап шәһәрчеге» исемле әдәби чыршы бәйрәме үтте. Китапханәче яшь китап сөючеләрне матур рәсемле «Боз ханлыгында, суыклар илендә» исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Анда яраткан яңа ел геройлары турында китаплар, кызыклы хәлләр һәм кышкы әкиятләр тәкъдим ителде. Балалар «Кыш Бабай табышмаклары» дигән мавыктыргыч викторинада актив катнашты, шулай ук төрле илләрдә Яңа елны уздыруның гореф-гадәтләре белән танышты. Чара азагында укучылар үз куллары белән Яңа елга котлау открыткасы ясады. Ә «Камин каршында» фотозонасы якынлашучы бәйрәм тылсымын тоярга ярдәм итте. |