«Әкиятләр йолдызлыгы» Әдәби уен (6+)

Башлангыч сыйныф укучылары өчен, көзге каникуллар чорында, 23 нче санлы китапханәдә «Әкиятләр йолдызлыгы» исемле әдәби уен узды.

23ф. Литературная игра Созвездие сказок
23ф. Литературная игра Созвездие сказок……
23ф. Литературная игра Созвездие сказок…………
23ф. Литературная игра Созвездие сказок……..
23ф. Литературная игра Созвездие сказок……….
23ф. Литературная игра Созвездие сказок…………..

Балалар яхшы күңелле Фея белән бергә әкият йолдызлыгына килеп эләгеп, анда Кызыл Калфак һәм Көлсылу белән очраштылар.

Укучылар яраткан әкият геройларын күрде, күңелле бәйге һәм викториналарда, «Тылсымлы сандык», «Әкияти поезд», «Ой-во» уеннарында катнашты; шулай ук «әкият дискотекасы» оештырды.

Сәяхәт азагында фея барысына да рәхмәт белдерде һәм гаҗәеп әкиятләр илендә ешрак кунак булырга чакырды. Ә моның өчен китап битләрен ачу да җитә, анда сине маҗаралар дөньясы көтә!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: