«Туган тел – гасырларны тоташтыручы» Тел белеме турниры (16+)

20 февральдә 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре педагогия көллияте студентлары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел – гасырларны тоташтыручы» исемле тел белеме турниры уздырды.

SAM_5338
SAM_5344
SAM_5391

Катнашучылар өчен ике юнәлештәге – әдәбият белеме һәм тел белеме буенча биремнәр әзерләнде. Турнирда «Белем ияләре» һәм «Фикер ияләре» командалары катнашты. Студентлар «Ассоциацияләр дөньясы», «Тел белеме буенча 20 катлаулы сорау» исемле викторина сорауларына актив җавап бирде, такта янына чыгып, тәкъдим ителгән текстларны төзәтте, бер минут эчендә сүзләр тезмәсе төзеде. Әдәбият белеме буенча сораулар һәм биремнәр иҗади характерда булды, командалар «Канатлы сүзләр пантомимасы» бәйгесендә катнашты, тизәйткечләр укыды, мәкаль һәм әйтемнәрне тулыландырды, биографияләрдән өзекләр буенча төрле чор язучылары һәм шагыйрьләрен таныды.

Тел белеме буенча турнир иҗади хезмәттәшлек рухында узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: