«Сихерчеләр һәм тылсымчылар мәктәбе» квест-уены (6+)

25 март көнне 24 нче санлы китапханәдә «Сихерчеләр һәм тылсымчылар мәктәбе» исемле квест узды. Ул Дж.Ролингның Гарри Поттер турындагы әсәрләре мотивлары буенча мавыктыргыч уен формасында үтте.

IMG-20190321-WA0063
IMG-20190321-WA0054
SAM_5448
SAM_5439
IMG-20190321-WA0064

Уртанчы сыйныф укучылары Хогвартс факультетларының исем-пазлларын җыйды, китапханә киштәләрендә фантастик жанрдагы китапларны эзләде. Яшь тылсым сөючеләр бик теләп «Фантастика» исемле викторина сорауларына җавап бирде. Ә «Сихерле төнәтмә кайнату» дәресендә уенчылар Гарри Поттер турындагы 7 китапның берсендә сихерне кире кайтаручы эчемлек рецептын табарга тиеш булды. Балалар «Биюче кешеләр» шифры ярдәмендә әфсен сүзләре укыды. Барлык биремнәрне беренче үтәгән команда тәмле призга ия булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: