Фантастика сөючеләр өчен бәйгеләр игълан ителде (6+)

Бесплатно
Время проведения: 06.02.2021-14.03.2021

Хөрмәтле укучылар!

Фантаст язучы Г.Уэллсның 155 еллыгына багышланган «Могҗизалар тудырырга сәләтле» дип исемләнгән F4 фантастика фестивале кысаларында, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы түләүсез бәйгеләр игълан итә. 
«Киләчәкнең йөзе» әдәби бәйгесендә катнашу өчен 12 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк теләге булган һәркем чакырыла. 
Бәйгегә фәнни һәм космик фантастика жанрындагы әдәби эшләр тәкъдим ителә. Бәйгедә бер катнашучыдан бер яки ике генә эш кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм бәйге эшләре 2021 елның 6 февраленнән 6 мартына кадәр Zelchik@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Бәйге нәтиҗәләре 2021 елның 14 мартында «Могҗизалар тудырырга сәләтле» дип исемләнгән F4 фантастика фестивале вакытында игълан ителәчәк. Шәһәрдән читтә яшәүчеләр бәйге нәтиҗәләре турында 2021 елның 17 мартыннан соң «ҮКС» МБУнең библиотека-челны.рф сайтында яки электрон хат аша белә алачак. 
Бәйгене уздыру турында тулырак Нигезләмәдә укый аласыз.

«Күренмәс кеше эзләре буйлап» костюмнар бәйгесендә теләге булган һәркем үзе генә яки төркем белән (дуслар, гаилә, хезмәттәшләр) катнаша ала. Катнашучылар арасында яшь чикләүләре юк. Бәйгегә Герберт Уэллс әсәрләре мотивлары буенча әдәби геройлар костюмнары тәкъдим ителә. Костюм теләсә нинди материалдан теләсә кайсы башкару техникасында (тегү, ябыштыру, беркетү һ.б.) әзерләнгән булырга мөмкин. Катнашучыларга шунысын исәпкә алырга кирәк: костюмны тәкъдим итү һәм бүләкләү тантанасы урамда үтәчәк, шунлыктан әлеге костюм кышкы кием өстеннән киелергә тиеш. Катнашучы, үз костюмын яклап, 2 минуттан артмаган кыска гына чыгыш ясаячак. 
Бәйге 2021 елның 10 февраленнән 14 мартына кадәр узачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 13 мартына кадәр Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон почтага җибәрелә. Әзерләнгән эшләрне бәйгедә катнашучылар 2021 елның 14 мартында шәһәр Үзәк китапханәсендә «Могҗизалар тудырырга сәләтле» дип исемләнгән F4 фантастика фестивале вакытында тәкъдим итәчәк. 

2021 елның 10 февраленнән 14 мартына кадәр «Галәмнәр көрәше» майл-арт бәйгесе уздырыла. Бәйгедә 6-25 яшьлек теләге булган һәркем катнаша ала. 
Бәйгегә майл-арт жанрында башкарылган эшләр тәкъдим ителә. Бәйге эшләре А4 форматындагы конверт рәвешендә тапшырыла, анда җибәрүченең адресы астында Герберт Уэллс әсәрләре мотивлары буенча фантастик сюжет рәсеме төшерелгән булырга тиеш. Конвертка катнашу өчен гариза да тыгыла. Катнашучыга конвертны Россия почтасы аша җибәрергә кирәк. Бәйгегә кабул ителгән конверт почта аша килгән хат атрибутларына (печать, марка) ия булырга тиеш. Почта аша үтмәгән эшләр нәтиҗәләр чыгарганда каралмаячак. 
Бәйге эшләре почта аша 2021 елның 5 мартыннан да соңга калмый җибәрелергә тиеш. Китапханәгә 2021 елның 10 мартыннан соң килгән конвертлар шулай ук каралмаячак.
Бәйгене үткәрү турында тулырак Нигезләмәдә укыгыз.

Бәйгеләрне үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты (ГЭС, 4/14А) адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге. 
Белешмәләр өчен телефон: 8(919)644-57-29.
Җаваплы – Блинова Гүзәл Фердинант кызы.
e-mail: Zelchik@mail.ru

Бәйгеләрдә катнашу өчен ГАРИЗА үрнәге

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме__________________
Бәйге эшенең исеме____________________________________________
Яшәү урыны (ил, шәһәр, адрес)__________________________________
Туу вакыты (яки тулы яше)______________________________________
Җитәкчесе (әгәр булса)_________________________________________
Элемтә өчен телефон___________________________________________
E-mail _______________________________________________________
Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм 

Дата «___»_____________20____ел                                    Имза_______________

Поделиться: