«Көзге моңлану яисә Без Ретродан» Бәйгеле-уенлы программа (16+)

31 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханәнең уку залы актив, мавыгучан һәм тормышны сөюче «алтын яшьтәге» кешеләрне «Көзге моңлану яисә Без Ретродан» исемле бәйрәм программасына җыйды. Әлеге чара кунакларыбызны үткәннәрнең 60-70 нче елларына, комсомол чорында КамАЗ һәм шәһәр төзелеше елларына мавыктыргыч сәяхәткә алып кереп китте.

фото 7
фото 9
фото 1
фото 8
IMG-20191031-WA0037
IMG-20191031-WA0029

«Тормыш корабы»нда көзге сәфәр «элекке машиналары, кешеләрнең метрода йөрүләре, барысы да дефицит, әмма тамагы тук, өсте бөтен, искә алырлык та, онытырга кирәк мизгелләре дә» булган яшьлек елларын тоярга ярдәм итте. Шигъри, җыр һәм бию номерларыннан торган концерт программасы барысын да хәтер һәм юксыну атмосферасына чумдырды. Музыкаль чыгышлар уен һәм викториналар белән үрелеп барды, анда шул елларның ихлас һәм эчкерсез фильмнары, иң кирәкле продуктларга бәяләр һәм 1-5 тиен акчага ниләр сатып алырга мөмкин булуы һ.б.лар искә төшерелде.

Кичәдә катнашучылар «Совет киносыннан канатлы сүзләр» аукционында катнашып, зирәклекләрен һәм белемнәрен күрсәтте, яраткан киноленталар җырларыннан юлларны танырга тырышты, ә «60-70 нче елларның яраткан җырлары» аукционы кунакларда хисләр дулкынын кузгатты.

Күңел җылылыгы белән тулы әлеге кичә үзеннән-үзе аралашуга һәм активлыкка тартты, кунаклар бәйге, викторина, шаян лотерея катнашучыларына әверелгәннәрен үзләре дә сизми калды. Китапханә волонтерларының ретро стилендә башкарган музыкаль номерлары чараның бизәге булды, алар матур һәм дулкынландыргыч итеп сөйкемле ханымнарны тәбрикләде. Сәламәтлек, ризык пешерү һәм көнкүрештә файдалы киңәшләр турындагы әдәбият тәкъдим ителгән «Сезнең өчен, игелек һәм акыл ияләребез» китап күргәзмәсе бәйрәм кәефенең фонына әйләнде.

Музыкаль һәм шигъри ноталардан ләззәт алып, ханымнар үзләренең комсомол чоры яшьлекләреннән хатирәләрен сөйләде, шәһәр һәм КамАЗ төзелеше вакытында тормышта килеп чыккан мәзәк хәлләрне искә төшерде, үз тормышларының «җыры» һәм аш-су пешерү серләре белән уртаклашты.

Бәйрәм кичәсе бик күңелле һәм уңышлы узды. Шулай итеп, матур җырлар, күңелдән саркып чыккан шигъри юллар һәм кызыклы бәйгеләрдән без очрашу шатлыгы белән бизәлгән менә дигән көзге гөлләмә җыя алдык.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: