«Мәшһүр татар галимнәре» китабы буенча конференция (12+)

22 февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсе туган тел атналыгы уңаеннан 29 нчы гимназиядә «Мәшһүр татар галимнәре» дигән китап буенча конференция үткәрде.

7
2
3
5

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе, төзелеше, логик-эзлекле фикер йөреше, аһәңлелеге, матурлыгы буенча 4 нче урында тора. Шулардан чыгып, татар теле компьютер теле булырга да лаек икән. Хәзерге вакытта татар телендә 7 миллион кеше сөйләшә, шуларның 2 миллионга якыны – Татарстанда, калганнары элеккеге СССРның төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яши.

Телебез язмышы – милләт язмышы. Галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирә. «Мәшһүр татар галимнәре» китабы милләт язмышын үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәренә багышланган. Бу фәнни-популяр җыентыкта фәннең төрле өлкәләрендә эшләгән һәм зур уңышларга ирешкән 40 галим турында мәгълүмат тупланган. Татарның халкының тел һәм әдәбият, медицина һәм биология, математика һәм механика, физика һәм химия, авыл хуҗалыгы, архитектура, астрономия, археология өлкәләрендә җитди һәм нәтиҗәле фәнни тикшеренүләр алып барган мәшһүр галимнәре алар. Укучылар бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт иткән Каюм Насыйри, академик Әбрар Кәримуллин, күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәт, математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Һарун Сәмигулла улы Салихов турында чыгышлар ясадылар, фикер алыштылар. Конференциядән соң укучылар безнең киләчәгебез, безнең милләт булып калуыбыз үзебезнең кулда, безнең милли телебезгә булган хөрмәттә, аны саклауда, үстерүдә дигән нәтиҗә чыгарды. Һәрвакыт шуны  истә тотыйк, телебезне, үткәнебезне онытмыйк!