«Китаплы балачак» Танып белү-күңел ачу программасы (6+)

Барлык балалар да әкият ярата: андагы тылсымлылык һәм маҗаралар мавыктыра, ял иттерә, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Шул уңайдан, 30 октябрь көнне 17 нче санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен «Китаплы балачак» танып белү-күңел ачу программасы оештырды.

IMG-20191030-WA0005
IMG-20191030-WA0002
IMG-20191030-WA0003
20191030_092445

Балалар яраткан китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәттә булды. Яшь китап сөючеләр «Тылсымлы капчык», «Сүзне җый», «Билгеләре буенча геройны таны», «Минем яраткан китабым» исемле төрле бәйге һәм викториналарда актви катнашты. «Тере әкият» бәйгесендә, әкиятне сәхнәләштереп, укучылар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәтте. Актерларыбыз әлеге биремне уңышлы башкарып чыга алды, һәм бар әкиятләр дә бик җиңеллек белән танылды.

Музыкаль номерларлар да балаларның күңеленә хуш килде, алар төрле әкият мультфильмнарыннан җырларны искә төшерде. «Оркестр» бәйгесендә исә укучылар тәкъдим ителгән музыка коралларында көйгә туры китереп уйнады, шуның белән үз талантларын күрсәтә алды.

Чарада катнашучыларның барысы да биремнәрне җиңеп чыкты һәм һәрберсе тәмле бүләк алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: