Китапханәдә Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне тапшыру тантанасы үтте (0+)

Әлеге премия 2020 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән авторга һәм кызыклы шигырьләре, хикәяләре, җурналистик язмалары дөнья күргән дүрт укучы балага тапшырылды.

Бер өлкән укучыбыз – Мөслимдә яшәп иҗат итүче, язучы Мөҗәһит Әхмәтҗанов булды. Ә укучылар арасында җиңүчеләрнең картасы республика буйлап чәчелгән булып чыкты. Алар барысы да кунак буларак тантана чарасына чакырылды. Арча районы Наласа авылы мәктәбе укучысы Әнвәр Мөхетдинов, Балтач районы Түнтәр мәктәбе укучысы Гөлназ Әхмәдиева, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбе укучысы Лиана Габбасова, Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбе укучысы Диләрә Кашаповалар дәрәҗәле дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Шәһәр мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча төп белгече Наилә Гадел кызы, Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Миннемөхәммәт улы, газетаның беренче мөхәррире Нәсимә Исхак кызы үзләренең теләк-фикерләрен җиткерделәр, Татарстан дәүләт советы матбугат советының баш белгече Линар Закиров видеоязма аша «Көмеш кыңгырау» газетасы дусларына сәламен җибәрде.  
Тантанада «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова газета белән актив эшләгән укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. 
Кичә Чаллы мәктәпләре укучылары башкаруында Шәүкәт Галиев шигырләре, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге премия моннан ике ел элек «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан игълан ителгән иде. Премия быел икенче тапкыр тапшырылды.

 

Поделиться: