Китапханәбез кунагы – язучы Виниса Фәттахова (12+)

15 октябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда «Кышкы чия» (Илгиз Закиров көе), «Торналар киткәндә» (Зөфәр Хәйретдинов көе), «Гармунчыга» (Роберт Тимербаев көе) һәм башка бик күп популяр җырлар авторы, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (2019) Виниса Шаһизадә кызы Фәттахова кунакта булды.

Әңгәмә вакытында Виниса Фәттахова, үзенә бер аһәң белән көйләп, яңа шигырьләрен яңгыратты. Шул ук вакытта һәр шигыренең тарихын да аңлатып бирү җаен тапты. 
Ул тумышы белән Башкортстан Республикасының Илеш районы Этәй авылыннан, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә гомер итә. Бүгенге көндә дүрт китап авторы, үз шигырьләренә язылган җырларны бергә туплап, компакт-диск та чыгара. Әсәрләренең беренче җыентыгы – 2004 елда, икенчесе – 2009, ә инде  «Кышкы чия» шигъри һәм чәчмә әсәрләр тупланган җыентыгы 2015 елда Башкортстан «Китап» нәшриятында басылып чыга. 
Аннан тыш кунагыбыз – 2000, 2003 елгы «Татар җыры» бәйгесе, «Гәлсәр сандугачы» бәйгесе лауреаты, «Туган тел» телевизион каналының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән шәхес.
Китапханәбез кунагы бүләккә үзенең Уфа шәһәрендә басылып чыккан «Кышкы чия» (2014), «Сандугачым, кун учыма» (2016) һәм шигырьләр, хикәяләр, юморескалар тупланган китапларын, шулай ук аның сүзләренә язылган популяр 44 җыры тупланган дискасын бүләк итте.

 

Поделиться: