«Китап – юл күрсәтүче йолдызым» танып-белү сәгате (6+)

24 нче гыйнвар көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 155 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен виртуаль экскурсия барышында танып-белү сәгате үткәрде.

 

Электрон презентация аша укучылар китапның барлыкка килү һәм китапханә тарихы белән таныштылар. Китапның кеше тормышындагы ролен, әһәмиятен аңлаткан  һәм китапка мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләүгә багышланган видео язма караганнан соң фикер алышулар булды.

Поделиться: