Китап укучылар конференциясе (12+)

25 октябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе 29 нчы гимназия белән берлектә Ризаэддин Фәхреддиннең «Казан ханнары» китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрде.

4a0f5b30-119a-4eee-93eb-306e22684475
17c162ed-2582-4b1c-9588-fcda959edc6f

Чара алдыннан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләгән татар тарихына багышланган фильм күрсәтелде. Аннары китапханәчеләр балаларны Казан ханлыгының иҗтимагый тормышы, тышкы сәясәте белән таныштырды. Укучылар Казан ханлыгы белән идарә иткән ханнар турында чыгыш ясадылар. Соңыннан фикер алышулар булды.

Ризаэддин Фәхреддин: «Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын!» – дигән. Әлеге чаралар кешенең үз кавеменә, милләтенә тартылуын, үз халкын, ана телен, динен, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга теләвен арттыра.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: