ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан китапханәдә туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде (6+)
20
Август 2019
Сишәмбе
20 август көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен Татарстан республикасының тарихи үткәненә мавыктыргыч сәяхәт оештырды. Экскурсия барышында укучылар республикабызның күптөрле шәһәр һәм авыллары белән танышты, алар белән бәйле булган тарихи фактларны искә төшерде. Шулай ук республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары һәм танылган кешеләрнең тормыш юлы белән таныштылар. Чара барышында балалар туган як тарихына, табигатенә, экологиясенә һәм мәдәниятенә багышланган сорауларга җавап бирде. |