«Әниемнең йөрәк җылысы» Иҗади бәйге нәтиҗәләре билгеле булды (0+)
25 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең тамашалар залында «Әниемнең йөрәк җылысы» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйге ике номинациядә үтте: 1. «Әниемнең елмаюы» номинациясендә Әниләр көненә багышланган рәсемнәр, открыткалар, кул эшләре кабул ителде; 2. «Әниемә шигырьләр» номинациясендә катнашучылар шигырьләр сөйләде, үзләренең ораторлык һәм артистлык сәләтләрен күрсәтте. Бәйгедә 3 яшьтән алып 14 яшькәчә 125 бала катнашты. Эшләр яшь төркемнәре һәм номинацияләр буенча бәяләнде. Йомгаклау өлешен һәм бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләүне жюри рәисе, Үзәк китапханәнең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөдире Фәния Фаяз кызы Җәләлетдинова һәм шагыйрә, «Тукай 130» бәйгесе лауреаты Рушания Азат кызы Гыйләҗева алып барды. Җыелган кунаклар өчен җырлар һәм рус, татар телләрендә әниләр турында шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды.
|