«Бөек Россия – бердәмлеге белән көчле ул!» Тарихи викторина (6+)

Һәр елны, 4 ноябрь көнне, Россиядә Ватанга һәм халыклар дуслыгына багышланган бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм хөрмәтенә 16 нчы санлы китапханә 46 нчы урта мәктәпнең 5 нчы сыйныф укучылары өчен «Бөек Россия – бердәмлеге белән көчле ул!» исемле тарихи викторина уздырды.

20191112_110859
20191112_113045
20191112_105520
20191112_113523
20191112_113908

Чарада балалар Халыклар бердәмлеге көненең килеп чыгу тарихы белән танышты һәм Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский турында белде. Шуннан соң укучыларга Россия тарихы, аның истәлекле урыннары, символлары, илебезнең бөек шәхесләренә багышланган сораулардан торган викторина тәкъдим ителде. Балалар викторина сорауларына тиз һәм актив җавап бирде, бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат туплады. Чара азагында укучылар «Уральские самоцветы. Мы живем в России» мультфильмын карады һәм Россия турындагы китаплар белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: