«Аң-зиһен уеннары» Интеллектуаль уен (6+)

6 декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге кысаларында 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Квартал» һәм «Рябинушка» иҗтмагый җирле үзидарәләре, «Буревестник» һәм «Исток» яшүсмерләр һәм яшьләр клублары белән берлектә очрашу кичәсе уздырды.

IMG_0665
IMG_0738
IMG_0714
IMG_0689
IMG_0668

Җылы, уңайлы һәм дустанә рухта, бернинди авырлыкларга да карамастан, башкалар белән беррәттән тулы тормыш алып баручы, актив кешеләр җыелды. Чара кунаклары, китапханәчеләр әзерләгән «Аң-зиһен уеннары» исемле интеллектуаль уенда катнашып, үз белемнәрен сынап карау белән бергә бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алды. Кичәдә барысы да яраткан җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кунаклар рәхәтләнеп концерт номерлары карады һәм һәрберсе бүләккә үз куллары белән ясаган «өй саклагычы»н алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: