«Конституция – бердәнбер һәм төп канун» Мәгълүмат сәгате (12+)
11 декабрь көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Конституция – бердәнбер һәм төп канун» исемле мәгълүмат сәгате уздырды. Чара Россия Федерациясе гимны белән башланып китте. Укучыларга, төсле рәсемле презентация ярдәмендә, РФ Конституциясе барлыкка килү тарихы һәм аның һәрберебез тормышында әһәмиятле урын тотуы; шумер кануннары текстлары; дөньядагы беренче конституция – АКШ конституциясе; төрле илләрнең иң кыска һәм иң озын конституцияләре һәм конституциясез яшәүче илләр турында мәгълүмат бирелде. Балалар, командаларга бүленеп, алган белемнәрен сынаучы бәйгеләрдә катнашты. «Төшенчәләр һәм билгеләмәләр» бәйгесендә укучылар, алдан бутап куелган төшенчәләргә тиешле билгеләмәләрне дөрес итеп сайлап, үзләренең зирәклекләрен күрсәтте. «Маддәне билгелә» бәйгесендә бирелгән вакыйга буенча канун бозу төрләрен ачыкладылар. «Дәүләт бәйрәмнәрен беләсеңме?» бәйгесе укучыларга бәйрәм көннәрен искә төшерергә ярдәм итте. «Анаграммалар» бәйгесендә укучылар кыска гына вакыт эчендә бик күп яшерен сүзләрне белеп, тапкырлыкларын сынады. «Ватаным» бәйгесе исә балаларның үз илләрен яратулары һәм аның турында бик күп мәгълүмат белүләрен күрсәтте. |