«Куркыныч та, файдалы да һәркемгә билгеле интернет» Мәгълүмат сәгате (6+)

11 февраль көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәре уртанчы сыйныф укучылары өчен Куркынычсыз Рунет атналыгына багышланган «Куркыныч та, файдалы да һәркемгә билгеле интернет» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Китапханәче тәкъдим иткән «Куркынычсыз Интернет» презентациясен карап, балалар Интернет челтәренең чиксез мөмкинлекләргә ия зур бер дөнья икәнлегенә төшенде. Иң башта кешеләр интернетны мәгълүмат эзләү максатларында гына куллана. Әмма бүгенге көндә ул бик күп һәм төрледән-төрле мәгълүмат белән тулы даими үсештәге «мега-корал» гына түгел, ә укырга, эшләргә, күңел ачарга, аралашырга мөмкинлек бирүче чара да. «Фиксилар белән куркынычсыз Интернет» презентациясе белән танышып, укучылар компьютерның яхшы дус һәм ярдәмче генә түгел, ә киресенчә, куркыныч дошман да булырга, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкинлеген аңлады.

Китапханәче балаларны Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре һәм компьютер артында эшләү кагыйдәләре белән таныштырды. Укучылар «Җиде таҗлы чәчәк» уенында катнашты. Анда чәчәкнең бер таҗын алып, арткы ягында язылган кагыйдәне укырга тәкъдим ителде. Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен тикшереп карар өчен, балалар яхшы таныш булган «Морозко», «Красная шапочка», «Волк и семеро козлят» әкиятләрен кулланып, төп кагыйдәләрне әйтергә тиеш булды. Чара азагында укучылар «Интернет челтәрендә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре» видеоязмасын карады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: