«Тылсымлы каләм = Волшебное перо» II Төбәк әдәби фестивале (6+)

21 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Милли бәйрәмнәр буенча фольклор утырмалар»  проекты кысаларында «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» II Төбәк әдәби фестивале узды. Ул «Шигърият» һәм «Чәчмә әсәр» мәйданчыкларында барган чараларның байлыгы һәм күптөрлелеге белән аерылып торды.

IMG_6503
IMG_6553
IMG_6508
IMG_6509
IMG_6550
IMG_6537
IMG_6548
IMG_6545
IMG_6517
IMG_6543
IMG_6520
IMG_6541
IMG_6519
IMG_6526
IMG_6539
IMG_6505
IMG_6535
IMG_6534
IMG_6531
IMG_6552
IMG_6530
IMG_6527
IMG_6536
IMG_6522
IMG_6511

«Шигърият дөньясында», «Поэзии чарующие строки» түгәрәк өстәлләре ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать әһеле, шагыйрә, журналист И.В.Иксанова; шагыйрә, журналист, Россия язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара әдәби фонд әгъзасы А.В.Орехова һәм балалар язучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Р.Г.Бәшәров җитәкчелегендә шигърият сөючеләрне җыйды.

Чәчмә әсәр язу өлкәсендә яңа каләм чарлый башлаучылар прозаик, РФ һәм ТР Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Халыкара әдәби фонд һәм Россия әдәби фонды әгъзасы М.Н.Яһудин һәм язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы З.Н.Исламова җитәкчелегендә «Әдәбият хәзинәсе», «Литературная жемчужина» түгәрәк өстәлләрендә катнашты.

Фестиваль кысаларында танылган язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Маннур һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, атказанган сәнгать әһеле Илсөяр Иксанова белән «Кешеләргә ышанасым килә…» иҗади кичәсе узды. Тамашачылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныша алды. Очрашуда аның каләмдәшләре, дуслары катнашты. Чара электрон презентация һәм шагыйрәнең шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Китапханә фойесында Илсөяр Иксанова иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.

«Тылсымлы каләм=Волшебное перо» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә татар һәм рус телләрендә язылган төрле әдәби-шигъри жанрлардагы (шигырь, поэма, баллада, хикәя, очерк, этюд, эссе) 100 дән артык сәнгать әсәре катнашты. Бәйгедә катнашучыларга «Шигърият» һәм «Чәчмә әсәр» номинацияләрендә үз сәләтләрен сынап карарга мөмкинлек тудырылды. Әлеге фестиваль традиция буенча сәләтле балалар сафларын яңа исемнәр белән баета.

Фестиваль җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Әлеге чара каләмен чарлаучы яшь авторларны милли әдәби иҗат традицияләренә тартырга, киләчәктә аларга ярдәм итәргә һәм әдәби-шигъри сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Республикабызда горурланырлык чын талант ияләре яшәве, үсеп килүе һәм үрләр яулавын күрү зур куаныч.

Яшь авторларның иҗат хәзинәсендә әсәрләр аз түгел. Алга таба үз укучыларын һәм тыңлаучыларын табып, аларны нәрсә белән гаҗәпләндерәчәкләрен алдан белә алмасак та, без чын-чынлап аларны иҗат эше гомер буе озата барачагына ышанабыз.

Фестиваль Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән һәм волонтерлар катнашында оештырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: