«Табигать турында язучы Николай Сладковның урман серләре» Уен-сәяхәт (6+)

29 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә, совет язучысы Николай Сладковның 100 еллыгы уңаеннан, «Табигать турында язучы Николай Сладковның урман серләре» дигән уен-сәяхәт уздырылды.

IMG_8709
IMG_8719
IMG_8702
IMG_8717

Китапханәче белән бергә балалар урманга сәяхәткә кузгалды. «Күзгә күренмәс башлык» дип аталган беренче станциядә укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның әкияте буенча төшерелгән һәм тере табигатькә сакчыл карарга өйрәтүче «Малай һәм бака» мультфильмын карады. «Урман өйләре» станциясенә барганда, балалар юлларында очраган агачларны танырга тырышты. «Урмандагы кырмыска оясы» станциясендә укучыларны «Җәнлекне тасвирлама буенча таны» викторинасы көтеп торды. Авторның китаплары буенча сораулардан торган «Сорау-җавап» турниры сәяхәтнең соңгы пункты булды. Сәяхәт дәвамында балалар Николай Сладковның урмандагы яшерен урыннарын эзләде һәм аның төп серен ачты – бу язучының табигатькә һәм барлык тереклек дөньясына карата зур мәхәббәте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: