Китапханәдә шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалеева белән очрашу үтте (12+)
14 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә асыл шагыйрәләребезнең берсе, популяр җырлар авторы, Казан шәһәренең «Ярдәм» мәчетендә проектлар җитәкчесе, «Ярдәм» дәвалау-белем бирү тернәкләндерү үзәгенең тәрбия бирү буенча җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалеева белән күптән көтелгән очрашу узды. Лилия Сәлахетдинова – гаҗәеп язмышлы кеше, «Иҗатымда минем тормышым», «Күңелем көндәлеге», «Ярдәм» шигъри җыентыклар авторы. Лилия әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрә белә һәм шул гүзәллекне үз әсәрләрендә сурәтләп бирә. «Иҗатымда минем язмышым» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрәнең шигыренә иҗат ителгән җыры белән «Алтын Барс» премиясе яулаган җырчы Ринас Әхмәтов та катнашты. Җырчы Ләйсән Сафина үзенең матур җырлары белән кичәне тагын да бизәде. Очрашуга шигырь сөючеләр, Лилиянең каләмдәшләре һәм дуслары җыелган иде. Татар шагыйрәсенең кичә барышында яңгыраган шигырьләре залдагы бар тамашачыга күңел күтәренкелеге һәм җылы хисләр бүләк итте. |