Һөнәр сайлау турында югары сыйныф укучылары өчен (12+)

19 февральдә 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен хәзерге заман һөнәрләре турында телдән журнал үткәрде. Укучылар «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп» журналларыннан замана һөнәрләре, һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары, ул һөнәргә кайда укырга мөмкинлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган мәгълүматләрны язып алдылар.
Шулай ук журнал битләреннән төрле һөнәр ияләренең үз һөнәрләре турында язган кызыклы язмаларын укыдылар. «Кем булырга?», «Нинди һөнәр сайларга?», «Укырга кая барырга?», «Хәзерге көндә нинди һөнәрләргә өстенлек бирелә?», «Бүгенге көндә мәктәптә калыргамы, яки көллияткә китәргәме?» дигән сорауларга җавап эзләп, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Поделиться: