«Халык уеннары» дип аталган фольклор «кич утыру» (16+)
18
Октябрь 2019
Җомга
18 октябрь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Халык уеннары» дип аталган фольклор «кич утыру» уздырды. Утырмаларда катнашучылар милли бәйрәм һәм йолаларыбызның үзенчәлеге белән танышты. Чара барышында әлеге үзәктә тернәкләнү узучылар борынгы татар халык җырларын һәм такмакларын башкарды. Шулай ук борынгыдан ук килгән «Йөзек салыш», «Без, без, без идек», «Тукмак әйләндерү» кебек татар уеннарында бик теләп катнаштылар. Һәр уенда җиңелүчегә берәр «җәза» бирелде, мәсәлән, җырларга, биергә, табышмакка җавап табарга, мәкальне искә төшерергә яисә шигырь сөйләргә. Мавыктыргыч кич утыру барысына да яхшы кәеф бүләк итте.
|