«Җиңүнең якты салюты» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесе (6+)

Платно
Время проведения: 01.04.2021 – 14.05.2021

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 11 яшьтән алып 14 яшькәчә балаларны «Җиңүнең якты салюты» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлана.
Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге номинацияләрнең берсендә теләсә кайсы шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына багышланган шигырен укыганны видеога яздырырга кирәк:
– Татар телендә уку;
– Рус телендә уку.
Гаризалар һәм бәйге эшләре 5 майга кадәр кабул ителә. 
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, түләү турында квитанцияләрнең сканы яки фотосы һәм видеоязмалар бер пакетта оештыручының электрон почтасына җибәрелергә тиеш. 

Үткәрү вакыты: Чаллы ш., Яңа шәһәр, Бердах бульвары, 4 нче йорт, 361-362 нче фатирлар (12 подъезд) адресы буенча 15 нче санлы китапханә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552)  52-69-06.
Е–mail: cbs_filial15@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Җиңүнең якты салюты» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме…………………………………….
Катнашучының тулы яше……………………………………………………………………..
Номинация ………………………………………………………………………………………
Шигырьнең авторы һәм исеме……………………………………………………………….
Җитәкчесе………………………………………………………………………………………..
Элемтә өчен телефон…………………………………………………………………………..
E-mail……………………………………………………………………………………………….

Бәйгенең шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм

Дата «___»_____________20____ел.                           Имза_______________

Поделиться: