«Кыш Бабай өчен сюрприз» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: С 1 октября по 13 ноября 2025

2025 елның 1 октябреннән 13 ноябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 4-11 яшьлек балаларны «Кыш Бабай өчен сюрприз» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгегә түбәндәге номинацияләрдә рәсемнәр, кул эшләнмәләре, аппликацияләр, яраткан китаплардан шигырьләрне яттан сөйләгәннең видеоязмалары кабул ителә:

  • «Кыш Бабайга открытка»
  • «Кыш Бабайга бүләк»
  • «Кыш Бабайның портреты»
  • «Кыш Бвбвй өчен шигырьләр»

Бәйге эшләре 2025 елның 13 ноябренә кадәр кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-38-08.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: