«КАМАЗ – шәһәр, шәһәр – КАМАЗ» Шәһәркүләм гаилә иҗат бәйгесе (0+)

20.09.2019-21.10.2019

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 6 нчы санлы китапханәсе 2019 елның 20 сентябреннән 21 октябренә кадәр Сезне «КАМАЗ – шәһәр, шәһәр – КАМАЗ» исемле шәһәркүләм гаилә иҗат бәйгесенә чакыра.

Бәйге КАМАЗның тарихы һәм хәзергесе белән балаларның кызыксынуын арттыру, шәһәр барлыкка китерүче чара буларак КАМАЗның уңай образын тудыру максатларында үткәрелә.

Катнашу өчен 5 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар чакырыла.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла:

–  5–8 яшьлек балалары белән ата-аналар;

– 9–12 яшьлек балалары белән ата-аналар;

– 13–16 яшьлек балалары белән ата-аналар.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр (бердәм документлар пакетында) 2019 елның 20 сентябреннән 21 октябренә кадәр Автозавод проспекты, 23 нче йорт, 115 нче фатир (Яңа шәһәр, 28/11) адресы буенча 6 нчы санлы китапханәдә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 54-53-30

e-mail:  cbs-filial6@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«КАМАЗ – шәһәр, шәһәр – КАМАЗ» Шәһәркүләм гаилә иҗат бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

1. Катнашучының фамилиясе, исеме;

2. Яше, мәктәбе, сыйныфы;

3. Балалар бакчасы, төркеме;

4. Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;

5. Элемтә өчен телефон, электрон почта;

6. Эшнең исеме.

Дата   «___ » _____________ 2019 ел.