«Туган ягым – Татарстан» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе нәтиҗәләре (12+)

Бесплатно
Время проведения: 06.03.2023-20.03.2023

6 марттан 20 мартка кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында физик мөмкинлекләре чикләнгән 12 яшьтән алып балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен (барлык төр инвалидлык категорияләре өчен) Гөлшат Зәйнәшева иҗаты буенча «Туган ягым – Татарстан» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйгегә Г.Зәйнәшева шигырьләрен яки аның сүзләренә язылган җырларны башкаруның видеоязмалары кабул ителде. 

2023 елның 20 мартында 13 нче санлы китапханәдә «Туган ягым – Татарстан!» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең соңгы туры узды.  

очный тур
фото 3

Катнашучыларның чыгышларын ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Д.Х.Нигъмәтҗанова, Г.Зәйнәшева иҗатын өйрәнүче, әдәбият тарихы музее мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Г.Хәмидуллина һәм 13 нче санлы китапханә мөдире Е.Н.Кляпышева бәяләде.
Конкурсантлар яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте: шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар. «Аерылмагыз» һ.б. җырлар яңгырады.

Бәйгенең җиңүчеләре:
«Татарча җырлар» номинациясендә – Баһаветдинов Илдар.
«Рус телендә шигырьләр» номинациясендә
12-14 яшьлекләр төркемендә – Штурм Егор
15-18 яшьлекләр төркемендә – Хөснетдинов Эмиль
19 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр төркемендә – Малова Алинә һәм Вишневская Полина.

Котлыйбыз!
Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

«Нур» яшьләр үзәгенең «Мизгел» милли мәдәниятләр клубы җитәкчесе Ибраһимова Люция Наил кызына бәйгедә катнашучыларны әзерләүдә ярдәм иткәне өчен аеруча зур рәхмәт белдерәбез.  

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 56-36-40

Бәйгенең нигезләмәсе

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: