«Тынычлыкка юл»: Дарья Доцукның «Голос» китабы буенча фикер алышу (12+)

17 апрель көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен Дарья Доцукның «Голос» китабы буенча фикер алышу уздырды. Чарада катнашучылар балалар язучысы, блогер һәм журналист Дарья Доцук һәм аның «Голос» исемле заманча һәм социаль әһәмияткә ия повесте белән танышты.

IMG_20190417_112604
IMG_20190417_105607
IMG_20190417_105149

Әсәрнең үзәгендә – метродагы теракт шаһиты булган 16 яшьлек кыз Саша, ул әлеге фаҗигадан соң көчле кинәт куркуга калу (паника) өянәге белән интегә башлый. Сашаның үз-үзен тотышындагы зур үзгәрешләр аркасында, аның гаиләсендә дә конфликтлар туа һәм әти-әнисе кызны әбисе янында яшәргә Калининград өлкәсенә җибәрә.

Сюжеттагы төп юнәлешләрнең берсе – героиняның китапханәдәге китап клубында катнашуы. Аның ярдәмендә кыз яңа дуслар таба һәм, ниһаять, үз проблемасын ачып сала ала, «үз-үзенә кире кайта».

Китап балаларның күңелен тетрәндерде, андагы кайбер мизгелләр хәтта бәхәс тудырды, укучылар үз фикерләре белән уртаклашты.

«Голос» повесте буенча фикер алышу барышында балалар кайбер сорауларга җавап бирде. Мәсәлән:

– Сезнең сөйли алмаслык вакыйга, хәлләргә дучар булганыгыз бармы?

– Курку нинди булырга мөмкин? Аннан ничек котылырга?

– Үз хисләрең, проблемаларың белән уртаклашу кирәкме?

– Сашаның язмышын үзгәртеп булыр идеме? Ничек итеп?

– Сез Саша шикелле кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булыр идегез?

– Сез ничек уйлыйсыз: ни өчен автор повестен «Голос» дип атаган? Сез нинди исем бирер идегез?

Презентация ярдәмендә укучылар төп героиняның эчке дөньясына кереп чумды, аның өчен борчылды һәм проблемаларыи чишү юлларын эзләде. Чара азагында җәмгыятьтә сөйләргә ярамаган психологик проблемаларың килеп туса, үз-үзеңне җиңеп, алар турында башкалар белән уртаклаша алу кирәк дигән нәтиҗә ясады балалар. Һәм әлбәттә, иң мөһиме, сине ишетсеннәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: